Казанда Галиәсгар Камалга багышланган хәтер кичәсе узачак

Сценарий авторы, режиссер һәм кичәне алып баручы - Татарстан Республикасының халык артисты Луара Шакирҗанова.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 27 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында татар драматургиясе классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгәр Камалны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге чара безнең театр исемен йөртүче күренекле драматургның тууына 140 ел тулуга багышланган», - дип ачыкладылар театрда.

Сценарий авторы, режиссер һәм кичәне алып баручы - Татарстан Республикасының халык артисты Луара Шакирҗанова.