Казахстанның легендар «Айгөл» ансамбле оешуга 50 ел булган

Казахстанда беренче хатын-кызлар вокал-инструменталь ансамбле 1968 елның 8 мартында төзелгән.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Казахстанның легендар «Айгөл» ансамбле оешуга ярты гасыр вакыт узган. Беренче хатын-кызлар вокал-инструменталь ансамбле Казахстанда 1968 елның 8 мартында төзелгән. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  • Казахстанның беренче хатын-кызлар вокал-инструменталь ансамбле составына бары тик Казахстан хатын-кызлар педагогия институты студент кызлары гына кергән. Ансамбль җитәкчесе педагогия фәннәре докторы, профессор Марат Балтабаев булган. Ул язган «Айгөл» җыры ансамбльнең визит карточкасы булып торган.

Ансамбль репертуарында казах халык җырлары, классик һәм эстрада музыкасы (совет һәм чит илнекеләр дә), бию программасы һәм молдаван, украин, таҗик, испан телендә дә җырлар булдырылган.

«Айгөл» ансамбле тарафыннан электр думбрада башкарыла торган «Ақбай» эпопеясы зур уңыш казана, бигрәк тә ул чит ил тыңлаучыларына бик ошый.