^Җырлары белән җылыта

^Җырлары белән җылыта

(Уфа, 10 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар җырчысы һәм композиторы Ризван Хәкимовка 50 яшь тулды. Шушы уңайдан республикада мәдәни чаралар башлана. Талантлы сәнгатькәрнең алтын юбилеена багышланган тәүге тантаналы кичә 10 февраль көнне аның туган ягы Дүртөйле районында үтә.

омеренең күркәм бәйрәменә Ризван әфәнде үзенең иҗатташ дуслары белән «Ялгызлыктан өшемәгез» дип исемләнгән өр-яңа программа әзерләде. «Нәфисә» җыр театрының әлеге тамашасы сценариен талантлы татар шагыйре Марат Кәбиров язган. Программаның исеме дә, эчтәлеге дә Ризван Хәкимовның бүгенге тормыш халәтен чагылдыра. Ике ел элек ул үзенең сөекле тормыш иптәшен, танылган җырчы һәм композитор Нәфисә ханымны югалткан иде. Аның гомере юл фаҗигасендә үкенечле иртә өзелде. Концертта сценарий авторы М. Кәбиров үзенең шигырьләрен укый һәм яңа монологларын башкара. Тамашада яшь җырчылар Денис Арсланов белән Альбина Хәкимованың чыгышлары милли сәнгатебездә үзе бер яңалык булачак.

Әлеге юбилей кичәләрендә Ризван әфәнденең күптәнге дуслары, Башкортстанның танылган җырчылары һәм композиторлары Зифа Нагаева, Асия Смакова, Вәкил Мурзин, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова кебек күп кенә сәнгать осталары катнаша. Татарстаннан да үзенең җан дусларын чакырган Ризван Хәкимов. Бу истәлекле вакыйга шатлыгын уртаклашырга танылган композитор һәм җырчылар Илгиз Закиров белән Фирзәр Мортазин җырчы кызларын да алып килде. Зөлфия белән Җәвит Шакировлар, Ирек Зарипов һәм композитор Ринат Гыйбадуллин да юбилей кичәсе тантанасына ямь өсти.

Алдагы көннәрдә юбилей тантаналары Уфада дәвам итә. Ризван Хәкимовның гомеренең кыл уртасына багышлап әзерләнгән «Ялгызлыктан өшемәгез» программасын тамашачылар Уфа Шәһәр мәдәният сараенда 11-12 февраль көннәрендә күрә алачак. Шулай итеп үзенең популяр җырлары белән халкыбыз сөюен яулаган Ризван әфәнде кышның зәмһәрир суыкларында тамашачыларны яңадан-яңа җырлары белән җылыта.