Нәниләр өчен «Хәрефләр бәйрәме» китабы

Нәниләр өчен «Хәрефләр бәйрәме» китабы

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә «Мәгариф» нәшриятында «Хәрефләр бәйрәме» дигән китап дөнья күрде. Н.Саттарова, Р Миңнуллин һәм Л.Феоктистова язган бу китап балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма булып торачак.

Әлеге басма балаларда тел өйрәнүгә кызыксындыру уяту, җөмләләрне дөрес төзеп, бәйләнешле сөйләргә өйрәтү һәм аларның сөйләмен баетуда тәрбиячеләргә ярдәм итүче әсбаб буларак төзелгән. Китапка кертелгән төрле иҗади уеннар, шигырьләр, тел шомарткычлар, табышмаклар балаларга авазларны дөрес өйрәтүдә логопедлар өчен дә бай гамәли материал булырга тиеш.

Кулланмада һәр аерым авазны дөрес әйтергә өйрәтүдә файдалана алырлык материаллардан шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, башваткычлар, уйландырырлык сораулар һ.б. бер урынга тупланып бирелгән. Анда шулай ук хәрефләр белән таныштыру темалары да кертелгән.