^Кырымтатар театры Мольерны куя

^Кырымтатар театры Мольерны куя

(Симферополь, 10 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольнең Кырымтатар театры Мольерның “Мещанин во дворянстве” спектаклен кырымтатар телендә сәхнәгә куйды.

Бу пьеса Бакчасарайда моннан 100 ел элек инде куелган булган. Театр директоры Билал Билалов белдерүенчә, спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары катнаша, һәм ул бу олы датага туры китереп тамашачыга тәкъдим ителгән дә инде.