Казанда тиздән «Барлау» дигән Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесе узачак

Казанда тиздән «Барлау» дигән Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесе узачак

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән, Республика фәни-методик үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Росссия төбәкләрендә иҗат итүче үзешчән композиторларның «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар фестиваль-бәйгесе игълан ителгән иде. Үзешчән композиторларның иҗатын һәм осталыгын үстерү, башкаручыларның репертуарын яңа әсәрләр белән баету, шулай ук үзешчәннәр арасыннан талантларны барлау һәм халык иҗаты белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү максатыннан башкарылган әлеге бәйгегә бүгенге көндә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Мәскәү Омски, Новосибирски, Семипалатински һәм Пермь шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстаннан кырыкка якын гариза кабул ителгән. Быелгы бәйгедә Финляндиядә яшәп иҗат итүче Җәмилә Низаметдин һәм Мәскәүдән баянчы Айдар Гайнуллин да катнашачак.

«Музыка язу үзешчән композиторлар өчен бер шөгыль генә булса да, алар иҗат иткән әсәрләр арасында инструменталь оркестр өчен булганнары да, фортепьяно һәм эстрада өчен язылганнары да бар. Кайбер композиторлар ныклап торып профессиональ җырчылар белән хезмәттәшлек итә.

Әлеге композиторларны туплау, үзара аралаштыру һәм аларны югары музыка уку йортларына тарту максатыннан, 1998 елда «Барлау» дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. 1999 елда исә аның беренче фестивале үткәрелде. Анда йөзгә якын үзешчән композитор катнашты», - дип белдерде оештыручыларның берсе Риф Гатауллин.

Соңгы елларда үзешчән композитоларны барлау өлкәсендә шактый эшләр дә башкарылган. Мәскәүнең Асадуллаев йортында узган ел рәсми рәвештә Мәскәү композиторларының үзешчәннәр бүлекчәсе ачылган. Мондый бүлекчәләр Пермьдә, Чиләбе өлкәсендә һәм Башкортстанда да эшләп килә.

Бәйгене агымдагы елның 17-19 март көннәрендә уздыру планлаштырыла. Шул уңайдан 15 февральгә кадәр үзешчән композиторлардан кабул ителгән мини- яки компакт-диск һәм аудиотасмага кертелгән җырлар буенча нәтиҗәләр ясала. Җиңүчеләр фестивальдә билгеләнәчәк һәм бәйге тантанасы концерт белән тәмамланачак.