Г.Камал театры сәхнәсендә яңа премьера

Г.Камал театры сәхнәсендә яңа премьера

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Равил Бохараев әсәре буенча куелган «Тимер борчак» спектакленең премьерасы була. Анда артистлар Ирек Баһманов, Нәҗибә Ихсанова, Илдус Әхмәтҗанов, Фирая Әкбәрова, Хәлим Җәләлов, Минвәли Габдуллин һәм Гүзәл Шакирова катнашачак. Спектакльнең режиссеры – Рамил Фазлыев.

Спектакль бик тә үзенчәлекле. Беренчедән, ул халык әкиятләренә нигезләнеп, тезмә формада иҗат ителсә, икенчедән, анда фәлсәфи мотивлар да урын алган. Пьесаны рус теленнән татарчага Хәлим Җәләлов тәрҗемә иткән.

2003 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, шулай ук «Казан утлары» һәм «Сәхнә» журналлары тарафыннан 2003 елда драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы» премиясенә игълан ителгән бәйгедә Р.Бохараевның «Тимер борчак» пьесасы өченче урынга лаек булган иде. Моннан тыш бәйгедә җиңеп чыккан һәм махсус бүләкләргә лаек дип табылган пьесалар белән бергә, әлеге пьеса ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Җыен» фонды тарафыннан «Яңа татар пьесасы» исеме астында дөнья күргән альманахта да урын алган.