Балалар борынгы тарих белән танышты

Балалар борынгы тарих белән танышты

(Казан, 10 февраль. «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Милли музейда Казан шәһәренең 4нче интернат балалары өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Алар музейдагы «Борынгы монстрлар» (Монстры из прошлого») дигән күргәзмә белән танышты һәм палеонтология чорында яшәгән җанварларга багышланган рәсемнәр бәйгесендә катнашты.

Милли музейда урнашкан әлеге күргәзмәне Киров өлкәсе Котельнич шәһәре музее оештырган. Анда Җир тарихында иң зур булып саналган тиранозаврның 15 метрлык скелеты да бар. Интернат балалары биредә башка төр борынгы җәнлекләрнең скелетлары, ташта уелып калган эзләре һәм палеонтологлар эшчәнлеге белән бик кызыксынып танышты. Алар шулай ук музейдагы кайбер башка күргәзмәләрне дә карап чыкты.

Бу хәйрия акциясенең спонсоры — «Вятка динозаврлары» җәмгыяте балалар өчен «Алар кайчандыр яшәгән..» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе оештырды. Анда җиңүче өч бала зур күләмдәге «Җирдәге яшәеш тарихы» («История жизни на Земле») дигән рәсемле энциклопедиягә ия булды. Анда беренче тере организмнардан башлап, кешенең барлыкка килүенә кадәрге эволюция серләре тасвирланган. Интернат балалары бу китапны барыбыз да бергәләп өйрәнербез, дип шатланды.