Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының балет труппасы сәнгать җитәкчесе юбилеен бәйрәм итә

Владимир Яковлев 60 яшьлеген Голландиядә гастрольдә каршылый

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының балет буенча сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТР атказанган артисты Владимир Яковлевка бүген 60 яшь тулды. Владимир Алексеевич юбилеен Голландиядә балет труппасы белән гастрольдә каршылый.
Дүрт дистә еллар элек Ленинград хореография училищесын тәмамлаган яшь егетне язмыш Казанга алып килә. Ростов өлкәсендә туып-үскән яшь биюче Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына солист итеп кабул ителә. Солист булып эшләгән егерме ел вакыт эчендә Владимир Яковлев онытылмаслык күп кенә образлар иҗат итә. Журден (“Мещанин во дворянстве”), Патша (“Конек-Горбунок”), Петр Леонтьвич (“Анюта”), Шүрәле (“Шүрәле”) – шуларның кайберләре.
1988 елда Владимир Алексеевич баш балетмейстер вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә, ә 1989 елдан бүгенгә кадәр театрда балет труппасының сәнгать җитәкчесе. Труппа белән сәнгать-административ җитәкчелек итеп, Владимир Яковлев Казан балетын яңа һөнәри дәрәҗәгә күтәрде. Чит илләр һәм Россия тәнкыйтьчеләре раславынча, Татарстанның балет труппасы Россиядә иң яхшылардан.
1993 елда Владимир Яковлев Казанда хореография училищесын ачу инициаторларынның берсе була. Ул бу уку йортында 8 ел дәвамында сәнгать җитәкчесе була. Юбиляр талантының тагын бер ягын аның балетмейстер-сәхнәгә куючы буларак эшчәнлеге билгели. Аның куелышындагы “Щелкунчик”, “Йокыга талган гүзәл”, “Шүрәле”, “Коппелия” һ.б. спектакльләр театрның репертуар афишасындагы “энҗе бөртекләре”.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары –мәдәният министры Зилә Вәлиевадан юбиляр исеменә котлау телеграммалары алынды, дип хәбәр итә опера һәм балет театрының матбугат хезмәте.