Галиәсгар Камал театры Мәскәүгә гастрольләргә юл алачак

13-20 гыйнвар көннәрендә Мәскәүнең Кече театр сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының гастрольләре узачак
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, Мәскәүгә коллектив репертуарларындагы иң яхшы, иң популяр тугыз сәхнә әсәрен алып барачак.
13 гыйнварда труппа драматург К.Тинчурин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасын тәкъдим итә. 14е көнне исә Г.Хугаевның режиссер Ф.Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәләштерелгән “Кара чикмән”е күрсәтелә.
Мәгълүм булганча, әлеге спектакль төрки халыкларның VIII халыкара театр фестивалендә Гран-прига лаек булган иде. Ул шушы ук фестивальдә “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Иң яхшы рәссам эше” дигән номинацияләрдә дә җиңүче дип табылды. Ә 2007 елда Мәскәүдә узган “Театрның музыкаль йөрәге” Бөтенроссия фестивалендә әлеге спектакль “Яхшы спектакль”, “Яхшы режиссер” һәм “Баш рольне иң яхшы башкаручы” дигән өч номинация буенча җиңү яулады.
15ендә башкала тамашачылары игътибарына драматург Ф.Бүләковның “GO! Баламишкин” премьерасы тәкъдим ителә. 16 гыйнварда исә А.Чеховның “Өч сеңеле” була.
Әйтергә кирәк, Г.Камал театры рус классигы иҗатына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми. Тагын шунысы: “Подиум-95” фестивалендә режиссер Ф.Бикчәнтәевнең “Акчарлаклар” спектакле иң яхшы өч сәхнә әсәре исемлегенә кертелгән булса, 1996 елда шул ук спектакль яшь театрларның Алманиядә узган халыкара фестивалендә катнашты.
17 гыйнварда мәскәүлеләргә янә бер премьера — Т.Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Дивана”, 18ендә шулай ук яңа сәхнә әсәре — И.Зәйниев әсәре буенча куелган “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектакле күрсәтелә. 19 гыйнвар көнне театр сөючеләр Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем” һәм “Алты кызга бер кияү” комедияләрен карый ала. Гастрольнең соңгы көнендә исә Н.Исәнбәт әсәре буенча, татар театры оешуга 100 ел тулуга багышлап сәхнәләштерелгән “Гөлҗамал” драмасы тәкъдим ителә.