Чаллы курчак театры нәни театр сөючеләрне яңа тамаша белән сөендерде

Яр Чаллы дәүләт курчак театры Яңа ел каникулларында балалар игътибарына янә бер премьера тәкъдим итте
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Инна Заграевскаяның “Төньяк әкияте” пьесасы буенча Түбән Новгород режиссеры Сергей Балыков сәхнәләштергән спектакльдән шәһәрнең физик яктан мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар белән бергә, махсус мәктәпләрдә белем алучы балалар, шулай ук Алабуганың балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады.
Билгеле булганча, С.Балыковның Яр Чаллы курчак театры белән дуслыгы күптәннән. Биредә ул берничә тапкыр спектакльләр куйган иде. “Гусенок” һәм “Энтерпрайз” әкият-тамашаларын урта һәм олы яшьтәге мәктәп укучылары бик яратып кабул итте. Бүген дә әлеге спектакльләр театр репертуарында иң яхшы сәхнә эшләреннән санала.
Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, “Төньяк әкияте” исә олы яшьтәге балаларга исәпләп язылган. Яңа елга атап сәхнәләштерелсә дә, анда балалар көткән Кыш бабай белән Кар кызы юк икән. “Шулай булуга да карамастан, спектакльгә килгән бер генә нәни тамашачы да аннан бүләксез китмәде” – дип белдерә театр җитәкчелеге.