Бүген күренекле дирижер Фуат Мансуров үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә

Бүген ТР дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры, Россиянең, Казакъстанның һәм Татарстанның халык артисты Фуат Мансуров үзенең 80 еллык билгеләп үтә
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР дәүләт симфоник оркестры җитәкчелеге хәбәр итүенчә, Фуат Шакир улы хәзерге вакытта чит илләрдә гастрольдә, әмма бүген көн дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан атаклы дирижерны котлап бик күп хатлар килә. “Культура” каналы исә бүген сәгать 18.15 Фуат Мансуров турында махсус тапшыру күрсәтәчәк.
Фуат Шакирович Мансуров 1928 елның 10 гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә туган. Әтисе эшче, әнисе – музыкаль-драматик театрда костюмер булып эшләгән. Ул чакта театр репертуарында яшь Фуатның бер генә дә карамаган спектакле калмый. Малайның музыкага карата туган кызыксынуын күреп, күрше апасы аның белән ноталар, чит телләр өйрәнә башлый, аннан аны музыкаль техникумга тәкъдим итә. Үз укытучысы О.Узингтан җиде ел буена ул югары дәрәҗәдәге музыкаль тәрбия ала.
1967 елдан башлап Фуат Шакир улы Казанга даими килә башлый. 1968 елда Ф.Мансуров Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры итеп билгеләнә. Дирижерның репертуары киң колачлы һәм күп санда эре симфоник әсәрләрне, опера һәм балет спектакльләрен үз эченә ала.
ТР дәүләт симфоник оркестрының 1991-1993 еллардагы концерт программасы өчен Фуат Мансуровка Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде.
Зур эрудиция һәм югары дәрәҗәдәге профессионализм Ф.Мансуровка чит илдә дә уңыш казанырга мөмкинлек бирде. Аның иҗатын дөньяның бик күп илләрендә яхшы беләләр.