news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Шамил Зиннуровның якты истәлегенә багышланган китапны тәкъдим иттеләр

Сценарий китапның бүлекләренә нигезләп төзелгән иде.

Сабада Шамил Зиннуровның якты истәлегенә багышланган китапны тәкъдим иттеләр
Рөстәм Исмәгыйлов

(Саба, 9 декабрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Рөстәм Исмәгыйлов). Сабада Шамил Зиннур улы Зиннуровның якты истәлегенә багышланган «Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!» китабын тәкъдим иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Сатыш урта гомум белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары 21 ел район мәгариф бүлеген җитәкләгән Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысын искә алу кичәсенә зур җаваплылык белән әзерләнгән.

Сценарий китапның бүлекләренә нигезләп төзелгән иде. Мәктәп, студент еллары, хезмәт эшчәнлеге тасвирланган, хезмәттәшләре һәм дусларының истәлекләре тупланган «Син яшәдең, сөйден, яшьнәдең» дип исемләнгән бүлектә Шамил Зиннуровның яшьтән үк гаиләсендә тупланган сыйфатлары ачылды.

«Чын матурлык йөрәктә яши, кузләрдә чагыла һәм эшләгән эшләрдә куренә» дип исемләнгән һәм китап героеның район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чорда хөкумәт бүләкләре, матбугатта чыккан язмалар һәм истәлекле фотолар урын алган 2нче бүлекне сәхнәдә гәүдәләндерү дә авыл халкы күңеленә хуш килде.

Аннары алып баручылар якташларының эчке күңел байлыгын гаилә кыйммәтләре, тормыш иптәше Зөлфия, балалары, оныклары турында язмалар урын алган «Гаилә-гомер чишмәсе» дип исемләнгән — 3нче һәм хезмәттәшләре, дуслары язмалары урнаштырылган 4нче бүлекләр («Истәлекләр») аша ачтылар.

Китапның 5нче бүлеге «Янып калсын гомерең маяк булып үзеңнән соң калган буынга» дигән баш астында бирелгән. Анда Сатыш урта мәктәбендә Шамил Зиннур улына багышлап оештырылган музей–бүлмә, аның экспонатлары турында язылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100