news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фондына барып исән икәнеңне расларга кирәк? - "Ватаным Татарстан" газетасы

85 яшьтән узган кешеләрне Пенсия фонды бүлекләренә чакыралар.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Арсланова). Бер хәбәр килеп иреште: 85 яшьтән узган кешеләрне Пенсия фонды бүлекләренә чакыралар. Алар бүлектә үзләренең исән икәнен раслап кайта. Үлгән туганнары өчен пенсия алып ятучы кешеләр дә очраштыргалый икән. Пенсия фонды шуны фаш итмәкче, янәсе.

Чынлыкта хәбәр дөресме? Әби-бабайларга шулай дәррәү кузгалырга кирәкме? Арада кузгала алмаучылар да бар бит.

– Килү мәҗбүри түгел. Пенсия фонды белгечләре үзләре өйгә йөри. Өлкән кешене өендә очратмасалар гына почта тартмасында чакырып язу калдыралар, – дип әлеге мәсьәләгә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге баш идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина ачыклык кертте. – Килгәне килә, килмәгәне юк инде. Безнең актив йөрүче, банкта сакланучы акчасын үзе барып алучы кешеләр дә күп. Барысы да өйдә генә ятмый. Өеннән чыгып йөрмәгәннәр Пенсия фонды бүлегенә телефоннан шалтыратып сөйләшергә мөмкин. Анысын да кире какмыйбыз. Өлкәннәрне барлау – безнең көндәлек эш. Авыл җирендә 80 яшьлек әбиләр сыер сава, бәрәңге ала, моңа беркем дә аптырамый бит. Аннары килә алмаганнарның ышанычлы кешесе була. Әйтик, кызы, оныгы һәм башкалар. Аларны җибәрсә дә, зыян юк. Пенсия фондында чиратлар булыр, озак вакыт үтәр дип тә куркырга кирәкми. Андый хәлнең булганы юк. Безнең оешмага йомышы төшкәннәрнең байтагы хәзер эшен интернет аша башкара. Пенсия фонды сайтында һәркемнең шәхси кабинеты бар. Анда дәүләт порталы аркылы да кереп була.


Пенсия фондыннан аңлатуларынча, кеше үлгән очракта, аңа пенсия түләү туктала. Әби-бабай киләсе ай өчен пенсия алгач вафат булса, якыннары ул акчаны хөкүмәткә кире кайтармый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100