Зәйдә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен телепрограммалар әзерләнәчәк

Электрон аукционны 15 ноябрьдә үткәрәчәкләр.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районы Башкарма комитеты дәүләт сатып алулары сайтында «Зәй районында 2015-2020 елларга исәпләнгән милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы кысаларында татар телен өйрәнү, саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән видеосюжетлар әзерләү һәм эфирда трансляцияләүгә тендер игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Барлыгы 10ар минутлык 6 тематик программа әзерләнәчәк. Икесенең темасы билгеле - «Традицияләрне саклап» һәм «Зәй энҗеләре» дип атала. Беренчесендә - теге яки бу җирлек өчен әһәмияткә ия булган бәйрәмнәр, икенчесендә исә район территориясендә яшәгән күренекле кешеләр хакында сөйләячәкләр. Программалар эфирга дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыгачак.

Программаларның гомуми тематикасы милли бәйрәмнәрнең колоритын, Зәй районы һәм авыл җирлекләрендә сакланып калган традицияләрне күрсәтү, шулай ук күренекле якташлар (композиторлар, шагыйрьләр, тарихчылар һ.б.) хакында сөйләүдән гыйбарәт.

Электрон аукционны 15 ноябрьдә үткәрәчәкләр.