Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Мәскәүдә фестивальдә катнаша

3 — 12 ноябрьдә Мәскәүдә Рус география җәмгыятенең III Фестивале уза.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). 3 — 12 ноябрьдә Мәскәүдә Рус география җәмгыятенең III Фестивале уза. 2017 елда Фестиваль Россия халыкларының бердәмлеге һәм күптөрлелегенә багышлана. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Фестиваль «Россия күңеле – аның кешеләре» шигаре астында уза.Чарада Россиянең утыздан артык төбәге катнаша. Фестивальдә тәкъдим ителүче экспозиция 6000 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аның төп зоналарын «Россия халыкларының тораклары», «Халык киемнәре»,«Россиядә һәнәрчелек», «Россия халыкларының бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары», «Әкияти урман» сәхифәләре, 2017 елның «Иң матур ил» конкурсында җиңүчеләрнең фотокүргәзмәсе тәшкил итә.Бәйрәм кунакларына бәйрәм йолалары, костюмнар төрлелеге, орнаментлар үзенчәлеге ачылачак, һәнәрчелек буенча дәресләр үткәреләчәк.10 көн дәвам итәчәк фестивальдә Россиянең төрле тәбәкләреннән килгән фольклор коллективларының чыгышлары да була. Татарстан Республикасын фестивальдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле тәкъдим итә. Ансамбль чыгышы 9 ноябрьгә билгеләнгән.