Кукмара укучысы Сочида узучы фестиваль-конкурста катнаша

9 ноябрьгә кадәр Сочида Россиянең әйдәп баручы актер һәм режиссерлары катнашында "Кинотаврик" балалар иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы уза.

(Кукмара, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 9 ноябрьгә кадәр Сочида Россиянең әйдәп баручы актер һәм режиссерлары катнашында "Кинотаврик" балалар иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы уза, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Фестивальдә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Әнвәр Хәсәнов (күппрофильле лицей, җитәкчесе Регина Вәккасова) да катнаша. Әнвәрнең Сочида уңышлы чыгыш ясап кайтуын телибез, диелә район хәбәрендә.