Балтачта мәдәни чаралар югары дәрәҗәдә уза

Балтач мәдәният бүлеге “Гөрләп торсын сәхнә түре”, оешма-предприятиеләр арасында концерт номерларыннан торган бәйгеләр игълан итте.

(Балтач, 9 ноябрь, “Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова) Балтач районында ноябрь бәйрәмнәрендә зоналар буенча “Гөрләп торсын сәхнә түрләре!” дигән җырлы-биюле композицион чыгышлар узды, дип яза җирле басма.

Һәр җирлектә оешкан ансамбльләр милли җырлы-биюле тамаша әзерләп, авыл тамашачысының күңелен яулады. Ансамбльләрдә урта һәм өлкән буын үзешчәннәре белән беррәттән яшьләр дә чыгыш ясый, алар да фольклорга күбрәк тартыла, дип яза җирле сайт. Чиратта – оешма-предприятиеләр арасында зона конкурсы. Узган ел нәкъ шушындый ук бәйге авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре арасында оештырылган иде.