"Укучының мәдәни көндәлеге" республика проекты конкурсына нәтиҗәләр чыгарыла

Конкурста катнашу өчен 1-4нче сыйныф укучыларына иң яхшы "Мәдәният дәресе" турында хикәя язарга тәкъдим ителгән иде

 (Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 10 ноябрьдә "Укучының мәдәни көндәлеге" республика проекты конкурсына нәтиҗәләр чыгарыла. Конкурста катнашу өчен 1-4нче сыйныф укучыларына иң яхшы "Мәдәният дәресе" турында хикәя язарга тәкъдим ителгән иде, ул республиканың барлык мәктәпләрендә 21 октябрьдә узды.

Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең музейга, күргәзмәләргә баруы, кызыклы викториналарда катнашуы турында язган. Бәйгегә бөтен Татарстаннан 300дән артык эш тәкъдим ителгән. Җиңүчеләрне составына ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, язучылар һәм журналистлар кергән жюри билгеләячәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү 11 ноябрьдә Лаешның Гавриил Державин исемендәге музеенда була. Яшь лаешлылар өчен "Мәдәният дәресе" нәкъ менә шунда узган. Алар "Татармультфильм" студиясендә төшерелә торган "Стрела Наследия" сериалының беренче мультфильмын да караган. 11 ноябрьдә балалар әлеге сериалның икенче мультфильмын күрә алачак. Ә "Мәдәният дәресе" конкурсында җиңүче төп бүләк - смартфон алачак, дип хәбәр итә "Татармультфильм" берләшмәсенең матбугат хезмәте.