Санкт-Петербургта «Эх, күгәрченкәйләрем!» спектакленең премьерасы булды

Спектакльдә рольләрне Рөстәм Сибагатов, Гөлниса Латыйпова, Гүзәл Һадиева, Римма Галиханова һәм Сиринә Зиннурова башкарды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган «Эх, күгәрченкәйләрем!» спектакленең премьерасы тулы аншлаг белән узды. Спектакльне «Былбыл» халык театры сәхнәләштерде.

Театрның җитәкчесе Сиринә Зиннуровада театр, иҗатка мәхәббәт балачакта ук уянган. Сиринә Петербургка Башкортстаннан күчеп килгән. Ул тамашачыларның матур, дөрес татар сөйләмен ишетүен тели. Чөнки рус милли театрына нигез салучы Александр Островский да «Театрдан башка милләт юк» дип әйткән, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Спектакльдә рольләрне Рөстәм Сибагатов, Гөлниса Латыйпова, Гүзәл Һадиева, Римма Галиханова һәм Сиринә Зиннурова башкарды. Кадр артында талантлы җырчы Ярамир Низаметдиновның тавышы яңгырады.