Буа театрының өч илне берләштергән 35 көнлек гастрольләре дәвам итә

Буа театры унтугыз шәһәрдә спектакльләр күрәстә.
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театрының өч илне берләштергән 35 көнлек гастрольләре дәвам итә. Бу хакта “Татар-информ”га театр директоры Раил Садриев Казахстаннан хәбәр итте.“Безнең гастрольләр Волгоградта һәм Әстерханда башланды. Аннары Казахстанга һәм Үзбәкстанга киттек. Ташкентта һәм Сәмаркандта спектакльләр күрсәттек. Кичә Нурсолтанда өч спектаклебез иде. Иртәгә безне Сәмәйдә көтәләр. Петропавлоск һәм Күкчәтау шәһәрләрендә дә спектакльләр билгеләнгән”, - диде Раил Садриев.Театр коллективы үзе белән биш спектакль алып чыккан. Болар татар телендә “Әкәмәт кәмит” һәм “Кодалар-кодачалар” комедияләре, балалар өчен рус телендә “Светофор”, “Муму” һәм “В футляре” спектакльләре.“Без инде бөтен бер коллектив белән 25 көн юлда. Әле тагын ун көн эчендә сигез шәһәрдә спектакльләр уйныйсыбыз бар. Маршрутыбызда - 19 шәһәр. 200 дән алып 500гә кадәр тамашачы сыешлы залларда уйныйбыз. Көненә икешәр, өчәр спектакль була. Казахстанда тамашачы безне көтеп ала. Биредә без өч ел рәттән булабыз”, - ди Раил Садриев.Буа театраның Казахстанга гастрольләре традицион. Раил Садриев әлеге гастрольләрнең театр өчен керемле булмавын әйтсә дә, аны туктатмаячагына басым ясый. Биредәге татарларга татар театры спекталкьләренең кирәклеген әйтә.