Туймазы театры федераль субсидиягә “Җизнәкәй” музыкаль комедиясен чыгарды

Театр әлеге премьера белән 27 нче яңа сезонын ачты.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Кече шәһәр театрлары” партия проекты нигезендә федераль бюджеттан бүленгән субсидиягә Туймазы татар дәүләт драма театры “Җизнәкәй” музыкаль комедиясен чыгарды. Театр әлеге премьера белән 27 нче яңа сезонын ачты.

“Күренекле башкорт драматургы Хәбибулла Ибраһимовның әлеге пьесаны язуына туксан елдан артык вакыт узуга карамастан, әсәр бүгенге көндә дә актуаль. Комедия яшәеш, тормыш, кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре хакында”, - дип билгеләп үтелә театрның рәсми сайтында. Спектаклнең режиссеры - Илнур Муллабаев.

Театр җитәкчелеге спектакльнең федераль бюджеттан бүленгән субсидиягә сәхнәләштерелүенә басым ясап: “Коллектив форсаттан файдаланып, репертуарын классик әсәрләр белән баетырга уйлый, - дип ассызыклый. - Музыкаль комедия сәхнә күргәч, коллектив Островский әсәренә алыначак”, ди.

Искәртеп үтәбез, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тәкъдиме буенча, халкы 300 меңгә тулмаган шәһәрләрдәге театрларга ярдәм күрсәтү ниятеннән әлеге театрларга федераль субсидияләр бүлеп бирелде. “Кече шәһәр театрлары” проектына Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры катнаша.