Тукай районы Теләнче Тамак авылында «Мәрхәмәтле» концерт узды

Әлеге концертны оештыручы Сәрия Әхсәновага һәм барлык артистларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерелә.

(Тукай районы, 9 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). «Мәрхәмәтлелек» миссиясе белән район җыелма агитбригадасы Тукай районы Теләнче Тамак авылында концерт куйды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган әлеге чара әүвәл картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, соңыннан махсус интернат-мәктәптә узды, дип яза район газетасы.

Өлкәннәр концерт барышында үзләре дә артистларга кушылып җырлап утырдылар. Алар өчен шулай ук бүләкләр дә әзерләнгән иде. Балалар исә Рәиф Хәбибуллин (Яңа поселогы), мәдәният бүлеге аккомпаниаторы Дамир Исламов башкаруындагы баянда яңгыраган көйләрне таң калып тыңлады. Яңа поселогы мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Әхсәнова сөйләгән шигырьләр, Иске Гәрдәле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Попова һәм хәрби комиссариат хезмәткәре Гүзәл Ганиева биегән җитез биюләр, Круглое Поле поселогы күпфункциональ үзәге җитәкчесе Рузалия Тимергалинаның җырлары беркемне дә битараф калдырмады.

Әлеге концертны оештыручы Сәрия Әхсәновага һәм барлык артистларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәбез, дип хәбәр итә Яңа поселогы ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.