Татар сәхнәсе журналы котлаулар кабул итә

"Сәхнә" журналының 15 еллыгына багышланган "Сәхнә йолдызлары" хәйрия концерты Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә бара.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Татарстанда - тугыз, Татарстаннан читтә өч татар театры бар. Минем уйлавымча, аларны бер ел эчендә якынча 500 меңнән артык тамашачы карый, димәк, ел дәвамында татар театрлары көн саен 1400 тамашачыга хезмәт күрсәтә, татар сүзе ишеттерә", - диде "Сәхнә" журналын котларга чыккан халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Ул театрлар белән беррәттән әлеге изге эшне "Сәхнә" журналы да башкарганын ассызыклады һәм "Татмедиа" вәкиле буларак, редакция хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды.

"Сәхнә" журналын юбилее белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да котлады. Ул Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды. "Без журналистикадан аналитика китә дип борчылабыз. Шунысы сөендерә, "Сәхнә"дә аналитика да, публицистика да бар", - диде ул.

Сәхнә журналына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният мимнистрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә республиканың дәүләт театрлары журналга ноутбук бүләк итеп, үзләренең ихтирамын белдерделәр.

Журналны котларга танылган артистларыбыз Ренат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева чыкты. Концертта күрекле татар җырчылары Венера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Алинә Шәрибҗанова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Эльнар Сабирҗанов җырлады.

"Сәхнә" журналының 15 еллыгына багышланган "Сәхнә йолдызлары" хәйрия концерты Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә бара. Концертка сатылган билетлар акчалары балалар йортларына тапшырылачак һәм сәхнә ветераннарына ярдәм итү өчен тотылачак.