"Сәхнә" журналының юбилей кичәсен балалар театры башлап җибәрде

Кичәне "Татар-информ" онлайн трансляцияли.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Сәхнә" журналының 15 еллыгына багышланган " Сәхнә йолдызлары" хәйрия концерты балаларның "Салават күпере" журналына футбол тубы һәм кәрәзле телефон сорап язган хатларын укудан башланды. "Мондый хатлар "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияргә күп килә", - диде алып баручылар һәм бүгенге концертның хәйрия концерты булуын искәртеп үттеләр. Концертка сатылган билетлардан кергән акча балалар йортларына тапшырылачак һәм сәхнә ветераннарына ярдәм итү өчен тотылачак.

"Сәхнә" журналы мәктәп театрларының "Сәйяр" фестивален уздыра. Юбилей кичәсенә әлеге фестивальнең гран-при ияләре Казанның 6нчы гимназиясе укучылары Галиәскар Камалның "Беренче театр"ын әзерләп килгәннәр. Театр студиясен Кәрим Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева җитәкли. Сәхнәдә Мәктәп балалары театрын Биектауның "Сандугач" балалар бакчасы балалары чыгышы дәвам итте.

Сәхнә" журналының 15 еллыгына багышланган " Сәхнә йолдызлары" хәйрия концерты Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә бара. Кичәне "Татар-информ" онлайн трансляцияли.