“Сәхнә” журналы юбилее уңаеннан Хәйрия концерты уздыра

“Сәхнә йолдызлары” концертын бүген “Татар-информ” онлайн күрсәтә. Башлана – 18.30

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә “Сәхнә” журналы үзенең юбилей кичәсен уздыра.

Журналның юбилее Хәйрия концерты форматында үтә. Концертта журналның дуслары –Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артистлары Исламия Мәхмүтова, Наилә Гәрәева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнаша. Концертның режиссеры – Алмаз Хәмзин.

Концерттан җыелган акча балалар йортларына һәм сәхнә ветераннары өчен тотылачак.

“Сәхнә йолдызлары” концертын “Татар-информ” онлайн күрсәтә. Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Концертны онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/112/