Минзәлә театры Альберт Сәхәбетдинов исемен фестиваль белән мәңгеләштерергә җыена

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Альберт Сәхәбетдинов 8 августта 48 яшендә вафат булды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Альберт Сәхабетдинов исемендәге балалар спектакльләре фестивале үткәрә. “Без бу фестивальне режиссерыбыз Альберт Сәхабетдинов истәлеген мәңгеләштерү өчен үткәрәбез. Быел без аны үз театрыбызда гына үткәрәбез. Алга таба аны республика балалар театры фестивале итәргә уйлыйбыз”, - ди театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов.

Минзәлә Татар дәүләт драма театры режиссер Альберт Сәхабетдинов чыгарган спектакльләрне 30 ноябрь, 1 декабрь көннәрендә күрсәтәчәк.

Искәртеп үтәбез, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Альберт Сәхәбетдинов 8 августта 48 яшендә вафат булды. Альберт Сәхәбетдинов Минзәлә театрында өч сезон эшләгән иде. Үткән сезонда ул куйган «Тапкыр кәҗә» курчак спектакле «Тантана» театр премьерасына лаек булды. Режиссер сезон ябылыр алдыннан Гернетның «Шаян Гарәфи» («Гусенок Дорофей») курчак спектаклен чыгарган.