Мәскәүдә Татарстан Милли китапханәсе фондларыннан экспозиция ачылды

“Мизгел һәм мәңгелек: XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татарлары фотографияләре” күргәзмәсендә 132 фотография куелган.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Мәскәүдә Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә Татарстан Милли китапханәсе фондларыннан “Мизгел һәм мәңгелек: XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татарлары фотографияләре” күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә 132 фотография куелган. Алар Россия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Польша фотография ательеларында эшләнгән.

Россия дәүләт сәнгать китапханәсе директоры Ада Колганова күргәзмә ачылышында Татарстан Милли китапханәсенең тарихка һәм мәдәнияткә тирәнтен каравын билгеләп үткән. “Анда искиткеч белгечләр эшли, аларның тырышлыгы белән шушы уртак беренче проектыбызны эшләү мөмкин булды”, - дип белдергән ул.

Экспозициядә Шиһабетдин Мәрҗани, Галиәсгар Камал, Ризаэтдин Фәхретдин кебек талантлы тарихи шәхесләрнең генә түгел, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе яшь мөгаллимнәренең, шәкертләрнең фотолары да урын алган.

Моннан тыш, җәмәгать эшлеклесе һәм нәширче Фатих Кәрими, дин белгече Ризаэтдин Фәхретдин, шулай ук укытучылар һәм авыл кешеләренең гаилә фотолары да тарихи мизгелләрне чагылдыра.