“Әкият” курчак театрының татар труппасы Кама арты районнарына гастрольләргә җыена

16 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр республиканың биш район үзәгендә «И, кызык Шүрәле» спектакле күрсәтелә.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). “Әкият” татар дәүләт курчак театрының татар труппасы Кама арты районнарына гастрольләргә җыена, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

16 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр республиканың Алексеевск бистәсендә һәм Чистай, Нурлат, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә Гөлшат Зәйнәшеваның «И, кызык Шүрәле» спектакле күрсәтелә. Спектакльләр көнгә ике тапкыр куела.