Кайбычта “Төп йорт” фестиваленең зональ туры узды

Гаилә кыйммәтләрен барлаучы проект, өч елга бер мәртәбә оештырылачак.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 8 октябрьдә Кайбычта “Төп йорт” фестиваль-конкурсының икенче зональ туры узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына фольклор сәнгате белгече, “Төп йорт” фестиваль-конкурсның жюри рәисе Эльмира Каюмова хәбәр итте. 

“Кайбычта узган конкурста Чүпрәле, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Буа, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Кыйбыч районнарының гаилә ансамбльләре үз осталыгын күрсәтте, - ди Эльмира Каюмова. - Әлеге чарада район хәкимияте вәкилләре дә катнашты. Шулардан - Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Рамилә Аблязова. Бу үзенә бер күрсәткеч. Чыгышлар җанлы атмосферада, чын гаиләдәгечә узды”.

Гаилә кыйммәтләрен барлаучы проект, өч елга бер мәртәбә оештырылачак.Әлеге фестиваль-конкурс аша Татарстанда яшәүче талантлы гаиләләр барлана. 
 
Фестиваль-конкурсның зональ турлары 14 октябрьдә Тукай, 21 октябрьдә Алексеевск, 28 октябрьдә Азнакай район үзәкләрендә узачак.
 
Исегезгә төшереп узабыз, “Төп йорт” җиңүчеләре 25 ноябрьдә Питрәч мәдәният йортында билгеле булачак.