“Яңа татар пьесасы-2008” бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Быелгы премияләр өч номинациядә тапшырылачак
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Мәгълүм булганча, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, “Казан утлары” журналы һәм “Татарстан яшьләре” газетасы, драматургия өлкәсендә чираттагы “Яңа татар пьесасы” бәйгесен игълан иткән иде. Камал театрыннан алынган мәгълүматларга караганда, конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.
Конкурс шартлары түбәндәгечә иде, быел да авторлар сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган пьесалар тәкъдим итә ала. Алдагы елларда конкурста катнашкан әсәрләр кабул ителми.
Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы шарт) ике нөсхәдә кабул ителә. Автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.
Конкурс шартлары үтәлмәгән очракта, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.
Текстларны почта аша түбәндәге адреска җибәрү сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Яңа татар пьесасы-2008” конкурсы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быелгы премияләрнең күләме дә артты. Беренче урынга 200 мең сум, икенче урынга — 150 мең һәм өченче урынга 100 сум каралган. Моннан тыш, конкурс кысаларында өч махсус премия билгеләнә. Алар — ТР Мәдәният министрлыгы премиясе, “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” һәм 35 яшькә кадәрге яшь авторлар өчен драматург Туфан Миңнуллин премияләре (бу очракта автор ябык конвертның тышында номинация исемен һәм үзенең яшен күрсәтергә тиеш).
Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап, жюри беренче, яки башка премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.
Быелгы бәйгегә җибәрелгән пьесаларны академик Миркасыйм Госманов җитәкчелегендәге унөч кешедән торган жюри бәяләячәк. Алар арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров, әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, драматург Туфан Миңнуллин, сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов, театр белгече Нияз Игъламов, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең директор урынбасары Миләүшә Айтуганова, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, филология фәннәре докторы Айгөл Габәши, “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, Чаллы Татар дәүләт драма театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов, режиссер Рамил Фазлыев, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов бар.
Конкурста җиңгән пьесалар махсус җыентыкта бастырыла һәм сәхнәләштерү өчен театрларга тәкъдим ителә.