Сынлы сәнгать училищесында студентлар эшләреннән торган күргәзмә

Анда яшь рәссамнарның этюд, пейзаж, натюрморт жанрларында ясалган 70кә якын эше тәкъдим ителә
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Н.Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесында, II Бөтенроссия плэнерында җиңү яулаган яшь рәссамнарның эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Анда I-IV курс студентларының этюд, пейзаж, натюрморт жанрларында ясалган 70кә якын эше һәм училище укытучысы Рөстәм Хуҗинның эшләре урын алган иде.
“Июнь аенда Чиләбедә узган II Бөтенроссия плэнерында Казан сынлы сәнгать училищесының беренче тапкыр гына катнашуы иде. Уку йортыннан анда I-IV курста укучы 5 студент барды. Плэнер булганлыктан, унбер көн дәвамында яшь рәссамнар табигатькә чыгып картиналар ясарга тиеш булды. Ягъни студентларга үз күзләре белән күргәннәрне рәсемгә төшерергә кирәк иде. Шартлар бераз авыррак булса да, студентлар сынатмады. Әйтергә кирәк, алар өчен плэнер — ел дәвамында алган белемнәрен гамәлдә сынап карау да булды”, - дип белдерде студентларны Чиләбегә алып баруда җаваплы булган Р.Хуҗин.
“Чикле пространствода этюд”, “Киң пространствода этюд”, “Натюрморт” һәм тагын берничә номинациядә узган плэнерда Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары Фәрит Вафин, Роман Кобелецский, Евгений Дроицкий, Виктория Маркузова I дәрәҗәле дипломга лаек булган. Күргәзмәне ачу тантанасында аларны ияләренә сәнгать училищесы директоры тапшырды.
Р.Хуҗин белдерүенчә, плэнер кысаларында Россия Сәнгать академиясе укытучылары, танылган рәссамнар мастер-класслар оештырган. Яшь рәссамнар Чиләбе өлкәсендәге борынгы Аркаим шәһәрлегендә һәм Башкортстанда булып, әле һаман да элекке шартларда яшәүче җирле халыкның тормыш-көнкүреше белән танышкан, иҗат өчен үзләренә бай материал туплаган. “Яшьләр өчен чит төбәкләрдә булып кайту зур сабак булды. Минемчә, алар күпмедер дәрәҗәдә иҗат өчен материал туплады, үз күзләре белән күргәннәреннән илһам алды”, - дип саный Рөстәм әфәнде.
Яшь рәссамнарны җиңүләре белән котлап, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев уңышлар теләде һәм яңа үрләр яуларга язсын дигән теләктә калды.
II Бөтенроссия плэнерында катнашкан студентларның эшләреннән торган күргәзмә бер ай эшләячәк.