Рәсим Низамов тагын да Уфаны шаулатачак

Башкортстанга халкыбызның танылган җырчысы Рәсим Низамов чираттагы гастрольләренә килде
(Уфа, 9 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанга халкыбызның танылган җырчысы Рәсим Низамов чираттагы гастрольләренә килде.
Бүген Уфада аның күптән көтелгән иҗат сәфәре башлана. Өр-яңа программасын ул бүген кич Уфа мотор эшләүчеләр мәдәният сараенда күрсәтә.
Рәсим Низамов, үзенең иҗатташ дуслары белән, Уфаның ике зур мәдәният сараенда концертлар бирә. Иртәгә Казаннан килгән талант ияләре Уфадагы мең кеше сыешлы “Юбилей” мәдәният сараенда да зарыгып көткән тамашачыларын сөендерә.
Рәсим Низамовны Башкортстандагы милләттәшләребез бик тә ярата һәм һәрчак түземсезлек белән көтеп ала. Бу юлы да талантлы җырчының тамашачылар күңеле булырлык матур программа белән чыгыш ясарына шик юк.
Программаның эчтәлегеннән күренүенчә, танылган җырчыбыз элекке еллардагы популяр җырлары белән беррәттән, яңаларын да җырлап куандырачак. Сүз осталары да, музыкантлар да, биюче кызлар да программаның күңелле һәм балкышлы чыгуына зур өлешләрен кертәчәк. Уфага бу килүендә дә Рәсим Низамов Башкортстандагы радио каналларына һәм телевидениегә әңгәмәләр бирәчәк, үзенең яңа язмаларын калдырачак.