Камал театрының Кече залында да спектакльләр уйналачак

Кече сәхнәнең үз концепциясе булырга тиеш, дип саный театр җитәкчелеге
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 103 нче иҗат сезонында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залы да тамашачыларны үзенә туплаячак.
Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, 16 ноябрьдә анда драматург Туфан Миңнуллинның — “Шайтан туе”, 1 декабрьдә Уильям Шекспирның — “Чамасына күрә чарасы”, ә гыйнвар азакларында исә француз язучысы Э.-Э.Шмитт әсәре буенча куелган “Ибраһим әфәнде һәм Коръән нуры” дигән премьералар тәкъдим ителә.
“Кече сәхнәнең үз концепциясе булырга тиеш. Шуңа да, аны экспериментлар уздыру өчен, яшьләргә бирәбез”, - дип белдерә театр җитәкчелеге.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ноябрьдә сәхнәгә чыгачак спектакльнең режиссеры — быел гына Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Лилия Әхмәтова. Кече сәхнәдә узачак премьераларда шулай ук күп кенә яшь актерлар катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Моннан тыш, театрның әлеге сәхнәсендә татар шигърияте кичәләре, яшь композиторлар чыгышларыннан торган, шулай ук заманча музыка юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар концертлары да үткәреләчәк. Янә дә, Кече сәхнәгә Россиянең танылган камера театрларын чакыру да ниятләнә икән.