Чаллының Тарих музее экспозициясе яңа экспонатлар белән тулыланды

Чаллының Тарих музеена шәһәр коллективлары тарафыннан оештырылган экскурсияләр дәвам итә
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Чаллының Тарих музеена шәһәр коллективлары тарафыннан оештырылган экскурсияләр дәвам итә. Автошәһәрнең үткәне белән күп кенә предприятие һәм оешмалардан тыш, шәһәрнең “Чаллы ТВ”, “Эфир”, “РЕН ТВ-Набережные Челны” компанияләрендә эшләүчеләр дә танышырга өлгерде.
Кичә музейдагы яңа экспозиция белән танышырга “Челнинские известия” хезмәткәрләре килгән иде. Искәртеп узабыз, әлеге газета Чулман буендагы яңа шәһәрдә беренчеләрдән булып дөнья күрде. Музейда куелган фотосурәтләр, газетаның иске номерлары да шуны раслый.
Редакция коллективы буш кул белән килмәгән иде: газетаның мөхәррире Александра Артамонова шәһәрнең тарих музеена Чаллының тарихын саклау һәм редакциянең үзе өчен бик кыйммәтле яңа экспонатлар бүләк итте. Газетага “Россиянең көмеш лауреаты” исемен бирү турындагы диплом, “Бәллүр каләм” конкурсында җиңгән өчен приз шәһәрнең гаммәви мәгълүмат чараларына багышланган экспозициядә үзләренә лаеклы урынны алды.
Реставрация эшләре үткәрелгән көннән алып – шәһәрнең Тарих музее өчен элеккеге “Чулпан” кинотеатрының аерым бинасын бүлеп биргәч – учреждениегә 3 меңгә якын кеше килгән. Алар арасында Автокалада яшәүчеләр дә, башка шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килүчеләр дә бар. Музейдагы экспонатлар белән танышырга теләүчеләрнең саны кимеми. Мәктәп укучылары, шәһәрдәге югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, иҗат, гаилә коллективлары, предприятие хезмәткәрләре – барысы да музейга ашкына – берәүләрнең туып үскән шәһәрләре һәм төбәкләренең тарихын беләсе, ә икенчеләренең Чаллы шәһәре төзелешендә узган яшьлеген хәтерендә яңартасы килә, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.