Башкортстан вәкиллеге Финляндиягә китте

Башкортстан премьер-министры урынбасары, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев җитәкчелегендәге республика вәкиллеге Финляндиягә эш сәфәренә китте
(Уфа, 9 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан премьер-министры урынбасары, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев җитәкчелегендәге республика вәкиллеге Финляндиягә эш сәфәренә китте.
Финляндиядә бу көннәрдә халыкара мәдәният көннәре үтә. Башкортстан вәкиллеге дә шунда чакырулы.
Соңгы елларда Финляндия белән Башкортстан арасында үзара багланышлар сизелерлек арта бара. Бу икътисад өлкәсенә дә, мәдәни бәйләнешләргә дә кагыла.
Башкортстанда фин-угыр төркеменнән булган милләтләр вәкилләре – удмуртлар, марилар шактый күп яши. Аларның биредәге тормышы белән дә Финляндия хөкүмәте һәрдаим кызыксынып тора. Әле Башкортстан вәкиллеге дә Суоми илендә республикабызда яшәүче фин-угыр халыкларының көнкүреш тормышы, мәдәнияте турында күп мәгълүматлар бирәчәк. Моның өчен бихисап әзерлек эшләре алып барылган иде.