“Су анасы” Анапада “Киношок” фестивалендә иң яхшы балалар фильмы дип табылды

Казан режиссеры Алексей Барыкин кинотасмасын Анапада, Темрюкта, Новороссийскийда һәм Крымскида өлкән жюри җитәкчелегендә балалар бәяләгән.
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Анапада Россиянең иң зурларының берсе булган “Киношок” кинофестивалендә режиссер Алексей Барыкинның “Су анасы” картинасы балалар өчен иң яхшы фильм дип табылды. Кинотасмага Анапада, Темрюкта, Новороссийскида һәм Крымскида өлкән жюри җитәкчелегендә балалар бәя бирде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Казан режиссеры Алексей Барыкинның “Су анасы” фильмы Россиядәге иң абруйлы фестивальләрнең берсе булган “Киношок”та “Иң яхшы балалар фильмы” номинациясендә җиңде”, - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.Балалар бәйгесенең жюри рәисе Россия актеры Александр Кольцов булган. Шулай ук Татарстан фильмына кинорежиссер Ходжакули Нарлиев, кино белгечләре Анна Пендраковская һәм Сергей Анашкин да югары бәя биргән.“Су анасы” тулы метражлы фильм-әкияте Каюм Насыйри әсәрләре буенча төшерелгән. Фильм Россиядә, Казахстанда, Вьетнамда һәм Кытайда прокатка чыкты. “Киношок” БДБ һәм Балтыйк илләре режиссерлары эшләре өчен ачык кинофестиваль булып санала. Ул Анапада 1992 елдан бирле уздырыла.