Россия дизайнеры Игорь Чапурин: “Татарстан башкаласында кешеләр мегазаманча, аралашуы җиңел”

Россиядә интеллигентлы мода өлкәсендә “бүре ашаган”, Европада даны танылган дизайнер Игорь Чапурин һәм аның коллегасы Антон Копылов - "Татар-информ"да

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россиядә интеллигентлы мода өлкәсендә “бүре ашаган” дип саналган, Европада да даны танылган дизайнер Игорь Чапурин (фотосурәттә сулдан - беренче) һәм аның коллегасы Антон Копылов бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы пресс-холлында видеоконференциядә катнашып, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Алдан ук шуны әйтик: Игорь Чапурин үзенең “CHAPURIN” брэндын булдырган, Рус мода йортында иҗат итә, уникаль коллекцияләре, шул исәптән театраль костюмнар һәм балет спектакльләренә декорацияләр белән исеме Париж, Лондон, АКШ һ.б. илләрдә дә мәгълүм, шулай ук интерьер, архитектура дизайннары да аңа ят түгел. Италиянең “GALITZINE” мода йортында, Афина Олимпия уеннарына дип танылган гимнастлар Алина Кабаева белән Ирина Чащинага спорт костюмнары иҗат иткәнлеге билгеле. Югары мода өлкәсендәге хезмәтләре исә Россия һәм халыкара бүләкләр белән бәяләнгән. И.Чапурин бүген PRET-A-PORTER, HAUTE COUTURE коллекцияләре, аксессуарлар, зәркән әйберләре, урын-җир тышлыклары, ГУМда үзенең бутигына, Америка базарына дизайнерлык эшләнмәләре, шулай ук масс-маркет брендлар белән кием иҗат итүдә хезмәт куя. Зур театр белән хезмәттәшлек итүе турында ул зур горурлык белән сөйли. Елына 4әр коллекция кием тәкъдим итәргә сәләтле.

“Татар-информ”да исә дизайнер егетләр интеллигентлы мода, дресс-код, ягъни кием кодексы турында фикерләште, ирешелгән казанышлары турында аңлатма бирде. Казанга аларның икенче тапкыр килүе, бу юлы – осталык дәресләре уздыру максаты белән. Мәскәү дизайнерларын чакыртып китереп, осталык дәресләре оештыручылардан Татьяна Лияскина да әлеге сөйләшүдә катнашуын белгертик. Казанда осталык дәресе уздыру исә кулланучы белән профессионаллар арасында күпер ролен үти, дип саный аны оештыручылар.

Иҗатка чумып дөнья гизгән дизайнерларның фикерләре шактый кызыклы. Мисалга, “кызыл келәм” модасы, дресс-код кемгә дип эшләнгән, дигәндә, Игорь Чапурин киемне кешеләрнең җәмгыятьтә бер-берсенә хөрмәт күрсәткече-гәүдәләнеше дип санавын белдерде. Янәсе, үзара мөнәсәбәт бумеран кебек: үзеңә карата хөрмәт белән карауларын теләсәң, үзең дә шундый бул, кием – аның беренче билгесе.

Сорауга тулысынча җавап бирмәстән, калганнарны Игорь Чапурин үзе бүген һәм иртәгә уздырачак “Стайлинг знаменитостей и культура дресс-кода: красные дорожки, премии, коктейли”, Антон Копылов «Интеллектуальная мода: марки, которые на слуху, и дизайнеры, которых хотят” дип исемләнәгән мастер-классларда сөйләргә, күрсәтергә вәгъдәләде.

Казанда кешеләрнең кием-салымы, үз-үзен тотышы буенча Татарстан башкаласында кешеләр мегазаманча, аралашуы җиңел, дип саный ул, бу фикер белән аның коллегасы да теләп килешә. Игорь үзенең дуслары арасында бик әйбәт татар егете булуын да яшерми. Сәясәтчеләрнең киенү рәвеше турында исә, аларны вазгыять “тоткыннары”, дип карый. Россия һәм федераль субъектларның беренче җитәкчеләре яхшы киенә, алар сәясәтче сыйфатында шушы ил-төбәкләрдәге җәмгыятьне ничек күрергә теләгәннәрен чагылдыра, дигән фикердә И.Чапурин.

“Йолдыз”лардан иң стильле киенүче дип, И.Чапурин Кейт Миддлтонны (ул аны бик уйлаучан, нәфис кыз буларак сурәтли, киенү рәвешендә Дианага каршы куя), Виктория Бекхемны, Светлана Бондарчукны атый.

Үзенең дизайнерлык хезмәте турында И.Чапурин, мин бик күп эскиз ясыйм, кичтән эшләгәнемне икенче көнне күреп гаҗәпләнсәм генә имзамны куеп раслыйм, димәк, эш барып чыккан санала, ди. Гармония эзләү – ул билгесезлекне эзләү, дигән фикердә Мәскәү дизайнеры. Милли элементларның киемдә чагылышына исә ул битараф булуын, этнографиягә дан җырлаучы түгеллеген белдерә. Миллилек сакланышы мөһим, ләкин бик үлчәп, чама белеп кенә эш итү яклы булуын әйтеп, мисалга Бакуда күргәннәрен китерә.

Бердәм мәктәп формасын гамәлгә кертү мәсьәләсендә, И.Чапурин, укыганда мин аны күралмый идем, шуңа ниндидер үзгәрешләр керттем, ләкин хәзер мин форма яклы, әмма, әйтик, Англиядәге кебек, мәктәпләр үзләре карап, үзләренекен булдырырга хокуклы булсын иде, ди. “Үзгәртеп кору елларыннан соң социаль проблемалар туды, мәктәп балалары да төрле хәлдәге гаиләләрдән, балалар аны тоя, бу мәсьәләдә бик борчыла. Шуңа күрә, тигезсезлек билгеләрен нейтральләштерү өчен, һәр мәктәпкә мәктәп формасы кертүне тәкъдим итәм”, - диде дөньякүләм танылган дизайнер.