Ютазы районында «Балкыш» фестивалендә егермедән артык үзешчән катнашты

Иң яхшы дип табылган номер белән үзешчәннәр фестивальнең Казанда узачак йомгаклау концертында катнашачак.

(Ютазы, 9 август, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Ютазы районында Гаилә паркында, ачык һавада, «Балкыш» республика ветераннар фестиваленең икенче этабы узды. Мәдәни чарада 23 үзешчән сәнгать остасы биш концерт номеры белән чыгыш тотты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Катнашучылар арасында ике иҗат коллективы бар иде. Иң яхшы дип табылган номер белән үзешчәннәр фестивальнең Казанда узачак йомгаклау концертында катнашачак.

«Балкыш» республика фестиваленең беренче этабында 409 үзешчән үз осталыгын күрсәткән.