Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт корылтае туристлар өчен мәгълүматның өч телдә булырга тиешлеген таләп итте
Бөтендөнья башкорт корылтае комиссиясе әгъзасы Расих Хәмитов фикеренчә, туристик объект атамаларын башкорт телендә язганда, яңа тәрҗемә кертмичә, моңа кадәр булган атаманы кулланырга кирәк.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Башкорт корылтае Башкортстанда туристик күрсәткечләр өч телдә — рус, башкорт һәм иглиз телдә булырга тиеш дип саный. Бу хакта бүген Бөтендөнья башкорт корылтае (ББК) утырышында фикер алышканнар. «Башинформ» агентлыгы шул турыда хәбәр итте.
«Кырмыскалы районында башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәтвәли Өметбаев музее күрсәткече бар, ул рус һәм инглиз телләрендә язылган, ә башкорт телендә мәгълүмат юк», — дип мисал китерде ББК президиумы рәисе Эльвира Аиткулова.
2020 ел Башкортстанда «Башкорт теле елы» дип игълан ителгән. Терминологик һәм топонимик комиссияләрнең эшен активлаштырырга кирәк, дигәннәр утырышта.
«Еш кына башкорт теленә тәрҗемә иткәндә топонимик атамаларда ялгышлар китә. Элеккеге еллардагы кебек үк, предприятиеләрнең исемнәре рус һәм башкорт телләрендә язылган сүзлек чыгарырга кирәк. Мондый басма кәгазь һәм электрон рәвештә республика шәһәрләре һәм районнары өчен зур ярдәм була алыр иде», — дигән танылган язучы һәм галим-энциклопедист Рәшит Шәкүр.
«Башнедра» оешмасының элекке башлыгы, ББК комиссиясе әгъзасы Расих Хәмитов фикеренчә, туристик объект атамаларын башкорт телендә язганда, яңа тәрҗемә кертмичә, моңа кадәр булган атаманы кулланырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз