Аксубай районындә яшәүче гаилә Уяв бәйрәмендә катнашты

Елена һәм Николай Чукашовлар гаиләсендә өч малай тәрбияләнә. Алар кече яшьтән үк балаларын чуаш мәдәниятенә өйрәтеп үстерәләр.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Аксубай», Анастасия Петрова). Аксубайда яшәүче Николай һәм Елена Чукашовлар гаиләсе Уяв бәйрәмендә катнашкан. Бу хакта район газетасы яза.

Елена һәм Николай Чукашовлар гаиләсендә өч малай тәрбияләнә. Алар кече яшьтән үк балаларын чуаш мәдәниятенә өйрәтеп үстерәләр. Алар өчен балаларда чуаш гореф-гадәтләре һәм йолалары өчен горурлык хисләре тәрбияләү бик тә мөһим, диелә хәбәрдә.