Халыклар дуслыгы йортында Идел буе халыклары иҗатына багышланган концерт узды

“Ожерелье из самоцветов” программасы кысаларында милли-мәдәни автономияләр һәм берләшмәләр вәкилләре гореф-гадәт, йолаларны күрсәтте

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Татарстан халыклары ассамблеясе Казан Универсиадасына җитди әзерләнгән. Бу көннәрдә милли-мәдәни мохтәриятләр һәм берләшмәләр концертлар куя, мәдәният, этник традицияләр, гореф-гадәтләрне демонстрацияли. Бүген кич ТР Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә Идел буенда яшәүче җирле халыклар иҗатына багышлап “Ожерелье из самоцветов” дигән концерт узды.
Рус, татар, чуваш, удмурт мотивлары, җырлары һәм башкорт, мордва, мари, керәшеннәрнең биюләре дисеңме – үз автономияләренең мәдәни тормышында актив катнашучы танылган коллективлар, яшь башкаручылар сәхнәдә бер-берләрен алмаштырып торды. Халыклар дуслыгы йорты залында, даими тамашачылардан тыш, Европаның кайбер илләре делегацияләре вәкилләре дә бар иде.
“Бу 27 нче Казан Универсиадасы кысаларындагы чаралар сериясенең башы гына әле”,-ди Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Алдагы берничә көндә биредә һәм Униврсиаданың кече концерт мәйданында Урта Азия, Кавказ, Корея, Якын һәм Ерак чит илләр башкаручылары һәм коллективлары катнашында концертлар узачак, дип хәбәр итәләр ТР Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәтеннән.