Республиканың фәнни-методик үзәге РФ Мәдәният министрлыгы дипломына ия булды

Үзәккә шулай ук Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык дипломы да бирелде
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Халык иҗатлары йортларының (үзәкләре) мәгълүмат эшчәнлеге VII Бөтенроссия смотрында ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче Республика халыклары иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге, РФ Мәдәният һәм гаммәви чаралар министрлыгы, шулай ук Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык дипломнарына лаек булды.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге бүләк “Развитие и взаимодействие этнокультур в Республике Татарстан” һәм “Милый мой каравон. Весенние хороводы русских сел Республики Татарстан” җыентыклары, шулай ук халык иҗаты традицияләрен саклауда өлеш керткәне өчен бирелгән.