Башкортстан татар рәссамы Татарстандагы “Сәләт” фестивалендә катнашты

ЮНЕСКО оешмасы каршындагы Халыкара рәссамнар федерациясе берлеге әгъзасы Финат Нәбиуллин Татарстанда иҗат сәфәрендә йөреп кайтты
(Уфа, 9 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәүче танылган татар рәссамы, ЮНЕСКО оешмасы каршындагы Халыкара рәссамнар федерациясе берлеге әгъзасы Финат Нәбиуллин Татарстанда иҗат сәфәрендә йөреп кайтты.
Анда ул республиканың киң билгеле “Сәләт” фонды лагерьларендә ял итүче балаларның Биләрдәге фестивалендә катнашты.
Финат әфәнде узган елларда да “Сәләт” фестивальләренә барган иде. Мисал өчен, былтыр ул “Сәләт” балаларына рәсем төшерү буенча осталык сабаклары - мастер-класслар да оештырып кайтты. “Сәләт” фонды җитәкчесе, академик, профессор Җәүдәт Сөләйманов аны балаларга рәсем сәнгате буенча осталык дәресләре бирергә махсус чакырды. Талантлы рәссам “Сәләт” сәлкешләренә дә, әйдәманнарга да рәсем төшерү нечкәлекләрен бик ихлас өйрәтеп кайтуы һәм үзенең дә бу сәфәрдән зур канәгатьләнү алуын әйтте ул чакта.
Быел да бик теләп барды Финат әфәнде Биләр фестиваленә. Анда ул рәсем сәнгате белән ныклы кызыксынучы балалар белән якыннан аралашты, аларга үзенең файдалы киңәшләрен бирде. Фестивальне ябу тантанасында Финат әфәнде “Сәләт” фондына үзенең бик матур бер картинасын да бүләк итте.
Башкортстанның Бүздәк районындагы Кәпәй-Кобау исемле бик матур татар авылында туып үскән Финат Нәбиуллин мәктәп елларында ук рәсем сәнгате белән мавыга. Күршеләрендә генә рәссам һөнәрен сайлаган бертуган Вәкил һәм Вәгыйзь Шәйхетдиновлар да аның шушы юнәлештәге сәләтләрен үстерүгә зур этәргеч бирә, тәүге һәм иң якын остазлары була. Шуңа да аның Башкортстан дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керүе һич кенә дә гаҗәп түгел. Аңа кечкенәдән үк һөнәри юнәлеш биргән остазлары да республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә билгеле иҗатчылар инде. Вәкил Шәйхетдинов – “Башкортстанның атказанган рәссамы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның энесе Вәгыйзь дә иҗатының иң җимешле чорын кичерә.
Институтны тәмамлаганнан соң, Финат Нәбиуллин, рәсем сәнгатенең бар нечкәлекләренә төшенү өчен, чын иҗатка керешә. Баштарак рәссамнарның республика, Россия күләмендәге берлектәге күргәзмәләрендә катнаша, аннан соң шәхси күргәзмәләрен дә оештыра. Уфада, Казанда, Мәскәүдә һәм Парижда үз эшләрен күп тамашачыларга күрсәтү мөмкинлеге булды аның. Кытайда һәм Прагада иҗади сәфәрләрдә булып кайтканнан соң, аның соклангыч матур картиналары тагын да ишәйде.
Соңгы елларда Финат Нәбиуллин үз сурәтләрендә атларны чагылдыруга зур урын бирә. Моңа аның Уфадагы “Акбузат” ипподромында ун ел дәвамында рәссам булып эшләве дә этәргеч бирде, әлбәттә. Төрки халыклар, шул исәптән татарлар белән башкортлар тормышында атларның тоткан зур урыны һәркемгә мәгълүм. Әлеге игелекле малкай кешенең зур ярдәмчесе генә түгел, ә рухи таянычы, милли горурлыгы да булган. Финат Нәбиуллинның картиналарында сурәтләнгән аргамаклар халкыбызның данлы тарихына да алып кайта. Биредә инде рәссамның халыкларыбызның үткәнен һәм әдәби мирасын яхшы белүе дә күренеп тора. Атлар – “табигать балалары”. Шуңа да атларны киндергә төшергәндә, талантлы рәссам туган якның гүзәл табигатен дә бик оста итеп сурәтли. Күңелгә сафлык һәм җылылык бөркелә андый сурәтләрдән. Җан рәхәте кичерәсең аларны карагач.
Финат Нәбиуллин Татарстан рәссамнары, шагыйрьләре белән дә тыгыз хезмәттәшлектә яши. Рухташ дусты, танылган галим һәм шагыйрь, академик Җәүдәт Сөләйманов белән дә бергә дүрт ел элек уртак иҗади проектны тормышка ашырган иде ул. Җәүдәт әфәнденең, “Тамырлар” дип исемләнгән поэмасын укыганнан соң, рухланып язылган картиналарын (алар барысы да атларга багышланган) Казанга алып барып, андагы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тамашачыларга тәкъдим итте Ф. Нәбиуллин. Рәссамның картиналары да Җәүдәт Сөләйманов үз поэмасында сурәтләгән Болгар һәм Биләр чорлары рухын үзенә сеңдергән. Аларны карап йөргәндә данлы тарихыбыз белән очрашкандай буласың.
Әле Биләрдә “Сәләт”нең сәләтле балалары белән очрашудан да Финат әфәнде канатланып кайтты. “Бу сәфәремнән дә мин яңа иҗади уй-ниятләр белән кайттым”, - ди Финат әфәнде.