Тольяттида Сабантуе гөрләде

6 июнь көнне Тольятти шәһәрендә 23 нче тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе узды
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 6 июнь көнне Тольятти шәһәрендә 23 нче тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе узды. Шуның сигезен инде Тольятти шәһәре татар милли мәдәни автономиясе оештыра. Быел ул тагын да кызыклырак, мәгънәлерәк, оешканрак төстә үтте. Шәһәр уртасында, Идел елгасы буендагы Сабантуй мәйданына илле меңнән артык тамашачы җыелган иде. Милли бизәлгән атларга утырып үзәк сәхнә янына Сабантуен котларага килгән мөхтәрәм кунаклар килде. Алар арасында Тольятти татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Җәмил Вәлиуллин, Тольятти шәһәре мэре Анатолий Пушков, шәһәр Думасы спикеры Алексей Пахоменко, Татарстан Республикасының Чирмешән районы хакимияте башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Минсәгыйть Шакиров, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин, шулай ук Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре милли мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов, Оренбург өлкәсе Думасы депутаты, Әсәкәй районы милли мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм башкалар бар иде. Сабантуен үзенең хәер-фатихасын биреп Тольятти шәһәре имамы Ислам хәзрәт Гомәров башлап җибәрде. Тольятти татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллин мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. Шәһәр башлыгы Анатолий Пушков та татар халкына үзенең теләкләрен җиткерде. Чирмешән районы хакимияте башлыгы Минсагыйт Шакиров Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевның котлавын ирештерде. Сәхнәдән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның котлавы да яңгырады.
Сабантуе милли уеннар, җыр-моң, татар көрәше белән дәвам итте. Уенда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Көн дәвамында бәйрәм сәхнәсендә Тольятти, Сызрань, Чирмешән районы үзешчәннәре чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләховның җырларын алкышларга күмделәр. Сабантуеның йөзек кашы булган татарча көрәш буенча Тольятти шәһәренең 2009 елгы абсолют батыры булып Чирмешән баһадиры Ильяс Галимов калды. Аңа тәкә һәм машина тапшырылды.