Башкортстанныћ Тђтешле районында матбугат бђйрђме њтте

Књренекле татар шагыйре Ђнгам Атнабаев туып њскђн шушы авылда матбугат вәкилләре белән кызыклы очрашулар үтте
(Уфа, 9 июнь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанныћ Тђтешле районындагы данлыклы татар авылы Књрдем бу кљннђрдђ матбугат бђйрђме њзђгенђ ђйлђнде.
Књренекле татар шагыйре Ђнгам Атнабаев туып њскђн шушы авылда матбугат вәкилләре белән кызыклы очрашулар үтте. Уфадан бу чараларга “Башкортстан укытучысы” журналы хезмәктәрләре барган иде. Очрашулар Күрдем урта мәктәбендә үтте. Башкаладан килгән кунаклар татар укытучыларына белем бирүдәге яңа эш ысуллары турында сөйләсә, мөгаллимнәр дә үзләре туплаган бай тәҗрибә белән уртаклашты.
“Башкортстан укытучысы” журналының милли телләр һәм әдәбиятлар бүлеге мөхәррире Тәнзилә Миңнеәхмәтова Тәтешле ягының атаклы улы, күренекле татар мәгърифәтчесе Гали Чокрый иҗаты хакында тәфсилле мәгълүматлар бирде.
Кунаклар Әнгам Атнабаевның музеенда һәм туган якны өйрәнү музеенда да булдылар. Мәктәп укытучылары һәм укучы балалар музейлар хакында бик кызыклы һәм оста итеп сөйләп, кунакларны сокландырды.
Очрашу барышында Күрдем мәктәбе укучылары “Мин бу җирне матурларга тудым” дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Ул да Әнгам Атнабаевның тормышына һәм иҗатына багышланган иде.
Бу авылда Әнгам Атнабаевка багышланган мәдәни чаралар байтак оештырыла. Берничә ел инде биредә “Књрдем чишмђлђре” дип аталган район шигърият фестиваль-бђйгесе дә үткәрелә. Шигърият бђйрђме урыны итеп нђкъ менђ Књрдем авылыныћ сайлануы очраклы тњгел. Ђнгам Атнабаевныћ авылдашлары књптђн инде шундый бђйрђмне оештыра башлау тђкъдиме белђн чыккан иде. Бђйрђмнећ “Чишмђлђр” исемен алуы да табигый. Књрдем авылы табигате чишмђлђргђ дђ бик бай. Аннан соћ џђр талант иясенећ иќат чишмђсе башы да њз туган ягында була ич.