ТР башкаласында “Казан Кремлен кочагыбызга алыйк!” акциясе старт ала

Иртәгә “Россиянең җиде могҗизасы” конкурсының финал стадиясендә “Казан Кремле”ндә балалар-яшүсмерләр чаралары узачак.
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Гаилә елы, Россия көне кысаларында һәм “Россиянең җиде могҗизасы” Бөтенроссия конкурсының финал стадиясендә иртәгә “Казан Кремле”ндә балалар-яшүсмерләр чаралары узачак.
Программа ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Казан мэриясе, Казан башкарма комитеты мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты, А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае теләктәшлегендә әзерләнгән.
Акциянең максаты – укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның тикшеренү эшчәнлекләренә булышу, яшь буында туган якның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренә сакчыл караш тәрбияләү, туган төбәк турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм пропагандалау, патриотизм хисен һәм ватан өчен горурлык формалаштыру.
Чараларны “Казан Кремлен кочагыбызга алыйк!” дип исемләнгән уникаль чара (11:00) ача. Анда кулга-кул тотынышкан меңнәрчә бала Кремль тирәли тере боҗра хасил итәчәк.
Ә 12 сәгатьтә Кремль территориясендә “Казан Кремле – Россиянең җиде могҗизаларыннан берсе” исемле уен старт ала. Уен кысаларында Казанның 6нчы сыйныф укучылары өчен спорт ярышлары каралган: каршылыклар полосасы, ук һәм арбалеттан ату, көч конкурслары.
Программаның интеллектуаль өлеше “Эрудицион” дигән уеннан тора, аның барышында укучылар Татарстан һәм Казан тарихы буенча белемнәрен күрсәтәчәк.
Яшьләрнең иҗади сәләтләре “Кремль сувениры” дип аталган кулдан ясалган әйберләр конкурсы һәм “Казан Кремле – туристик объект” дигән реклама роликлары бәйгесе барышында күрсәтеләчәк.
Күңел ачу программасында балалар бию һәм җыр коллективлары чыгышлары да каралган, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.
Искәртеп үтәбез, “Россиянең җиде могҗизасы” акциясе кысаларында Казан Кремле архитектура комплексы лидерлыкны бирми. Акция нәтиҗәләре 7 июльдә мәгълүм булачак.