Киевта «Киев сандугачы-2008» фестивале тәмамланды

Узган ял көннәрендә Киевта «Киев сандугачы» татар җыры фестивале тәмамланды. Анда Киевтан һәм Украинаның төрле төбәкләреннән яшь башкаручылар катнашты
(Симферополь, 9 июнь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Узган ял көннәрендә Киевта «Киев сандугачы» татар җыры фестивале тәмамланды. Анда Киевтан һәм Украинаның төрле төбәкләреннән яшь башкаручылар катнашты.
Әлеге фестиваль Киевта беренче ел гына үткәрелми. Татар җыры, биюе, уен кораллары номинацияләрендә 7 яшьтән алып 16 яшькәчә булган балалар катнашты. Фестивальнең төп максаты булып татар милли репертуары белән чыгыш ясау тора. Кагыйдә буларак, жюри әгъзалары монда чыгыш ясаучылар арасында җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк, чөнки аларның барсы да татар сәнгате бәйрәмендә катнашучылар, дип бәяли.
«Киев сандугачы» үткән атнада Кырымда узган «Сөембикә варислары» фестивале эстафетасын алды. Кырымлылар исеменнән фестивальдә Симферопольдә узган «Сөембикә варислары»ның яшь башкаручылары чыгыш ясады, ә кичә Киев фестивалендә катнашучыларның күбесе Киевта уздырылган Сабантуй мәйданы сәхнәсендә чыгыш ясап, тамашачылар күңелен яулады.