Бөек җырчы ядкаре

Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһаповка 100 ел тулуга багышланган рәсми чаралар башланып китте
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһаповка 100 ел тулуга багышланган рәсми чаралар башланып китте.
Мәгълүм булганча, 2008 елның 7 маенда бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулды.
Бу вакыйгага багышланган чаралар дөньяның татарлар яшәгән күпчелек төбәкләрендә үтә.
Рәшит Ваһапов юбилеена аның туган ягында - Түбән Новгород өлкәсендә бик җитди караулары, бигрәк тә дәүләт хакимияте органнарының җаваплы мөнәсәбәте игътибарга лаек.
2007 елда ук Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте карары нигезендә өлкә губернаторы урынбасары С.Потапов җитәкчелегендә 2008 елда Р.Ваһаповның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Төбәк хакимиятенең финанс ярдәме белән өлкәдәге юбилей чаралары кысаларында Ваһапов истәлегенә багышланган байтак чаралар үтә.
Әйтик, 2008 елның 7 июнендә Түбән Новгородта популяр татар җырларын башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге төбәкара ачык фестиваль конкурсы булып узды. Конкурста Түбән Новгорд өлкәсенең татарлар тупланып яши торган районнарыннан, шулай ук Россиянең бүтән төбәкләреннән татар җырларын үзешчән башкаручылар һәм иҗади милли коллективлар катнашты.
Конкурста катнашучыларны һәм кунакларны Түбән Новгород өлкәсе губернаторының һәм хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлыгы Артем Кавинов, “Татарстан” журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов, “Туган як” татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Марат Юнисов һәм башкалар сәламләде.
Әйбәт иҗади программалар тәкъдим иткән җырчылар һәм ансамбльләр кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнде. Татарстаннан килгән профессиональ җырчылар Зилә Сөнгатуллинаның, Рафаэль Ильясовның һәм баянчы Рамил Курамшинның чыгышлары бәйрәмне бизәде.
10 июньнән башлап 26 июньгә кадәр Түбән Новгород өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте, муниципаль районнар хакимиятләре ярдәме белән өлкәнең зур татар авылларында Ваһаповның тууына 100 ел тулуга бәйле вакыйгалар үтәчәк. Шушы чаралар кысаларында җырчының тормышы һәм иҗаты турында фильм күрсәтү, җирле татар җырчылары һәм Түбән Новгород өлкәсендәге “Туган як” моңнары ансамбле катнашында бәйрәм концерты куелачак, авыл китапханәләренә Рәшит Ваһапов турындагы китаплар бүләк ителәчәк.
8 июньдә Ваһаповның 100 еллыгына карата тантаналы чаралар җырчының туган авылы Актукта (Кызыл Октябрь районы) булачак. Программада - авыл мәдәният йорты каршында Рәшит Ваһаповка куелган бюстны тантаналы төстә ачу, Ваһапов исемендәге IV Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты, милли көрәш буенча спорт ярышлары, гамәли сәнгать һәм милли ризыклар күргәзмәләре, бәйрәм фейерверкы. Бу чараларда Татарстан Республикасыннан делегация, Түбән Новгород өлкәсенең һәм Кызыл Октябрь районы хакимияте башкарма органнары вәкилләре, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар катнашачак, дип хәбәр итә Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының матбугат үзәге.