Казанда гарәп хатын-кызлары туй күлмәкләре тәкъдим ителде

Казанда гарәп хатын-кызлары туй күлмәкләре тәкъдим ителде

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә “Корстон” күңел ачу комплексында гәрап хатын-кызларының борынгы туй күлмәкләре тәкъдим ителде. Чарага ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, аның урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мадани һәм күпсанлы кунаклар килгән иде.

Мәгълүм булганча, Казанда өченче көн рәттән Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Мәдәният көннәре бара. Туй күлмәкләрен күрсәтү чарасы шуның кысаларында оештырылды. Һәрберсе аерым бер зәвыкка ия күлмәкләр кыйммәтле асылташлар, алтын, энҗе белән бизәлгән. Араларында хәтта 6 килограмм алтын белән бизәлгәне дә бар иде. Казанлылар игътибарына аларны “Татарстан гүзәле” модель агентлыгы кызлары тәкъдим итте. Кичәне алып баручы тамашачыларга киемнәр һәм алар арасындагы аермалыклар хакында мәгълүмат та биреп барды.

“Согуд Гәрабстаны Төньяк, Үзәк, Көнчыгыш, Көньяк, Көнбатыш провинцияләрдән тора һәм аларның һәрберсе аерым бер территориягә ия. Корольлек берләшкәнгә кадәр, алар арасында аермалыклар, үзенчәлекләр булган. Бу материаль яктан сизелгән, бигрәк тә, рухи-мәдәни өлкәдә чагылыш тапкан. Аермалыклар гореф-гадәтләрдә, йолаларда, сөйләшләрдә һәм бизәнү әйберләрендә ныграк күзәтелгән.

Шул ук вакытта һәр провинциядә чиктәш илләр белән уртаклыклар да бар. Мәсәлән, Төньяк провинциядә яшәүчеләрдә Ирак һәм Иордания бедуиннары белән уртак яклар, Көньяк провинциядә яшәүчеләрдә — Фарсы култыгы илләрендәгеләр, Көньяк провинциядә — Йәмән илләрендәге традияцияләр белән охшашлыклар чагыла.

Төньяк провинция яңа һәм элек булган мәдәниятләр кушылган урын булып исәпләнә. Аның сәбәбе — биредә сәүдәгәрләр һәм хаҗ кылырга килүчеләргә юлның һәрвакыт ачык булуында. Башка провинцияләрдән аермалы буларак, Үзәк провинция үз мәдәниятен йөзәр еллар дәвамында саклаган”, - диде ул.

Ул шулай ук, аермалыклар булса да, үзләренең нәзәкатьлеген, матурлыгын чагылдыруда хатын-кызларның бер үк әйберләргә игътибар иткәнлекләрен, бүген дә кулланышта булган исле үләннәр, хушбуйлар, исле майлар, сөрмәләр — боларның барысы да элек-электән хатын-кызларның гүзәллеген тагын да ныграк чагылдыруда хезмәт итүен дә әйтеп узды.

“Һәр төбәкнең туй йолалары да элек-электән үзенчәлекләргә һәм аермалыкларга ия. Ир-атлар арасында әлеге бәйрәмнең зурлап, җыр-биюләр белән берничә көн рәттән уздырылуы, хатын-кызларда бәйрәмнең озакка сузылмавы — шуның бер мисалы.

Тагын бер нәрсә — кәләшнең туй күлмәгенә игътибар аеруча зур булган. Ул төрле кыйммәтле ташлар, алтын белән бизәлгән”, - дип белдерде алып баручы.

Туй күлмәкләрен тәкъдим итү чарасыннан соң, Корольлекнең фольклор ансамбле концерты булды. Анда Согуд Гарәбстаны Корольлегенең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең фольклор үрнәкләре — җырлары, биюләре чагылыш тапты.

Гәрабстанның Мәдәният көннәре Татарстанда дәвам итә. Бүген башкала кунаклары республиканың Спасс районы җирлегендәге Болгар музей-тыюлыгына бара. Иртәгә исә алар Теләче район Сабан туенда катнашачак.